Февраль – теннис ае

2009 елның 11 ноябре, чәршәмбе
Киләсе елда Казанда беренче тапкыр АТР классификациясендәге (профессиональ теннисчылар ассоциациясе) "Challenger" халыкара теннис турниры үтәчәк.

Бу хакта кичә АТР инспекторы Валерий Лутков хәбәр итте. Татарстан башкаласына дөньяның 50 илен­нән 100дән артык спортчы килер дип көтелә. Турнир 1 февральдән 7сенә кадәр узачак. Ә сайлап алу этабы 30 һәм 31 гыйнварга билгеләнгән. Теннисчылар Казан теннис академиясендә көч сынашачак. Әлеге бинаны Валерий Лутков үзе дә карап чыкты. Аның сүзләренә караганда, Казан Россиянең теннис үзәгенә әйләнә ала. "Сезнең моңа бөтен мөмкинлекләрегез дә бар", – диде ул. Ярышның приз фонды 50 мең доллар тәшкил итә. Моңа өстәп, спортчылар Казанда бушлай яшәячәк. "Challenger" ярышлары теннисчылар арасында ел дәвамында берничә тапкыр үт­кәрелә. Турнир яшь спортчыларга һәм икенче төр­кемдә чыгыш ясаучыларга төп бәйгеләргә эләгү өчен очколар җыярга ярдәм итә. Бүген дөньякүләм билгеле теннисчыларның күбесе спорт юлын нәкъ менә "челленджер"дан башлаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International