"Альянс Франсез – Казан" еллык җыелышын уздырды

2009 елның 11 ноябре, чәршәмбе
Габдулла Тукай шигырьләрен француз теленә тәрҗемә итәргә мөмкиннәр. Бу хакта "Альянс Франсез – Казан" үзәгенең еллык җыелышында хәбәр иткәннәр. Очрашуда Татарстан Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева да катнашкан. Үзәк директоры Роза Гобәйдуллина сүзләренә караганда, быелгы ел оешма өчен аеруча уңышлы булган. Алар күпсанлы француз язучылары, шагыйрьләр, актерлар белән очрашкан. Үзәк киләсе елга да зур өметләр баглый. Башкалага Франция балалар симфоник оркестры концерты килер дип көтелә. 2011 елда Тукай тууга 125 ел булу уңаеннан, шагыйрьнең иҗатын француз теленә тәрҗемә итәргә дә җыеналар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International