Казанга Калуга өлкәсе делегациясе килде

2009 елның 11 ноябре, чәршәмбе
11 ноябрьдә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казанга ике көн элек килгән Калуга өлкәсе делегациясе белән очраша. Очрашу алдыннан кунаклар өчен парламентның утырышлар залына, музей һәм китапханәгә экскурсия оештырыла.

Фәрит Мөхәммәтшин бүген шулай ук оешуына 40 ел тулган Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында да булачак. Әлеге вуз дүрт дистә ел эчендә мәдәният, сәнгать һәм гуманитар белем өлкәсендә 13 меңнән артык белгеч әзерләп чыгарган. Бүгенге көндә университет - заманча һәм динамик үсештәге югары уку йорты. Ул Татарстан һәм бөтен Идел буеның белем бирү җирлегендә мөһим роль уйный.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International