Казанга Калуга өлкәсенең делегациясе килде

2009 елның 10 ноябре, сишәмбе
Кичә Казанга Калуга өлкәсенең төбәк башлыгы Анатолий Артамонов җитәкчелегендәге делегациясе килде.

Бу хакта Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә минис­трлыгы хәбәр итә.

Кунаклар сәфәрнең беренче көнендә республиканың сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни мөмкинлекләре белән танышты. Алар башкаладагы IT-паркта һәм "Идея" инновацион технопаркында булды, Татарстанның Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү комитеты һәм ТР Инвестиция-венчур фонды җитәкчелеге белән очрашты. Бүген Калуга делегациясе вәкилләре төрле оешма һәм предприятиеләрдә булачак. Иртәгә исә аларны Татарстан Дәүләт Советы спикеры Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашу көтә. Кунакларның сәфәре 12 ноябрь көнне төгәлләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International