ТР министрлыгында Швейцариянең РФдагы илчелеге делегациясе белән очрашу булды

2009 елның 10 ноябре, сишәмбе
9 ноябрь көнне ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында беренче секретарь Лео Трембле җитәкчелегендәге Швейцариянең РФдагы илчелеге делегациясе белән очрашу булды. Очрашуда катнашучылар мәгълүмат алмашты һәм хезмәттәшлек итү юнәлешләре буенча фикер алышты, дип хәбәр итә ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының матбугат хезмәте.

Очрашуны халыкара икътисади мөнәсәбләрне координацияләү бүлеге җитәкчесе Гүзәл Шәйдуллина алып барды. Ул Татарстанның сәнәгать һәм инвестицион потенциалын тәкъдим итте.

Илчелек хезмәткәрләренең бу визиты Швейцариянең РФдагы илчесенең 2010 елда Татарстанга визиты белән бәйле. Шулай ук Швейцария һәм Татарстанның бизнес вәкилләренең эшлекле очрашуын оештыру мөмкинлеге буенча фикер алышынды. Очрашуда шулай ук Швейцариянең РФдагы илчелеге атташесы Селин Изели да катнашты.

Яклар туристлык һәм күргәзмә-ярминкә эшчәнлеге өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү, һ.б. турында фикер уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International