5 ноябрьдә дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының алтынчы утырышы уза. Сессиянең көн тәртибенә чыгарылган төп мәсьәлә "2010 елга Татарстан Республикасы бюджеты турында" закон проекты белән бәйле. Киләсе елга республиканың финанс документы турында фикер алышуда ТР Президенты Минтимер Шәймиев катнашты.
ТР Президенты Минтимер Шәймиев, 2010 елның бюджет документы турында фикер алышуда катнашып, социаль ипотека программасын тормышка ашыру мәсьәләсенә тукталды. Илбашы сүзләренчә, 2010 елда, төзүчеләргә зыян китермичә, торакның бер квадрат метр бәясен агымдагы ел дәрәҗәсендә саклап калу яки бераз гына арттыру турында уйлау зарур. "Без зыянга эшләргә тиеш түгел. Киләсе елда планлаштырылган 2 млн. квадрат метр торакны тапшыра алсак, яхшы булачак ", - дип белдерде ул.
ТР Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды башкарма директоры Тәлгат Абдуллин исә Россия күләмендә инвестиция процессларының акрынаюын, шуңа бәйле рәвештә киләсе елда төзелеш материалларының бәясе сизелерлек рәвештә түбән булачагын билгеләп үтте.