Татарстанда октябрь аенда 2,77 миллион тонна нефть чыгарылган
2009 елның 5 ноябре, пәнҗешәмбе
Татарстанның нефть компанияләре агымдагы елның октябрь аенда 2772,453 мең тонна нефть чыгарган. Бу 2008 елның октябрь аена карата 103,7 процент дигән сүз. 10 ай эчендә 27073,802 мең тонна (101,1 процент) нефть чыгарылган. Бу хакта "Татнефть" ААҖ хәбәр итә.
Шул исәптән "Татнефть" ААҖ октябрь аенда 2199,050 мең тонна нефть чыгарган, бу узган елның октябренә карата - 104,2, планга карата 101,9 процент тәшкил итә. "Татнефть" 10 айда 21527,925 мең тонна нефть чыгарган, шуның 1,7 проценты - планнан тыш.
Бүген Казанда, Җиңү паркында Дан Мемориалы колоннадасының Мәңгелек утына чәчәкләр салу тантанасы булды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советының мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Хакимият ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм башкалар катнашты.