РФ Дәүләт Думасы депутатлары Салым кодексына үзгәрешләр кертте

2009 елның 6 ноябре, җомга
Быел 3 ноябрь көнне РФ Дәүләт Думасы депутатлары тарафыннан каралып, беренче укылышта "Россия Федерациясе Салым кодексының 358 нче маддәсенең 2 нче өлешенә үзгәрешләр кертү турында"гы закон проекты кабул ителде. Анда сүз шәхси эшмәкәрләргә караган пассажир һәм йөк ташый торган диңгез, елга һәм һава судноларын, эшмәкәрләрнең төп эшчәнлеге пассажир һәм (яки) йөк ташуга бәйле булганда, транспорт салымы салу объектлары исемлегеннән чыгару турында бара.

Элек исә бу оешмаларга гына кагыла иде, дип искәртә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы үзенең сайты аша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International