"Рубин" белән "Барселона" матчы исәбе - 0:0

2009 елның 4 ноябре, чәршәмбе
4 ноябрьдә Казанның Үзәк стадионында барган "Рубин" (Казан, Россия) белән "Барселона" (Испания) арасындагы Чемпионнар лигасы матчында көндәшләренең өстенлеге сизелсә дә, бигрәк тә икенче таймда, кыр хуҗалары да вакыт-вакыт каршы як капкасын хәтәр атакалады.

Беренче таймда Рязанцев, икенчесендә Бухараев ике тапкыр кискен мизгелләр китереп чыгарды. Аның каравы, "Барселона" капкачысы безнекеләр тубын кире кага торды. Ул команданың кискен мизгелләрен барлап, 2 нче минутта ук Ибраһимовичның бергә-бер чыгып, штангага эләгүен, аннары Месси, Иньеста, янә Ибраһимовичның көндәшләре капкасы янында алар өчен куркыныч мизгелләр тудыруын исәпкә алырга кирәк. Икенче таймда алмашка чыккан Анриның да туп кертү мөмкинлеге зур булды... Нәтиҗәдә, "Рубин" түземлелек күрсәтеп, капкасын нык саклады һәм ике матч суммасы исәбенә испанлыларны җиңде. Бүгенге исәп - 0:0.

Искәртеп үтәбез: Барселонада булган очрашуда Россия командасы 2:1 исәбенә испанлыларны откан иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International