Казанда РФ Дәүләт Думасы депутатлары "Барселона" клубы ветераннары белән футбол уйный

2009 елның 3 ноябре, сишәмбе
4 ноябрь көнне 16.00 сәгатьтә Борис Грызлов җитәкчелегендә РФ Дәүләт Думасы депутатлары "Барселона" футбол клубы ветераннары белән дуслык матчы уздыра. Казан Үзәк стадионының җиңел атлетика манежында булачак әлеге уеннар "Рубин" һәм "Барселона" Чемпионнар лигасы алдыннан оештырыла, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте.

Искәртеп үтәбез: "Рубин" - "Барселона" уеннары 4 ноябрь көнне 20.30 сәгатьтә башланачак. "Барселона" исә, үзендә оттырганга, хатасын төзәтү максатында, иң көчле составында килгән һәм 19 футболчы инде Казанда. Испания чемпионын рухи ныгытыр өчен футбол клубы иң тугры 80 җанатарына урын калдырткан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International