Россия Федерациясе Президенты Дмитрий Медведев Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиевне Халыклар бердәмлеге көне белән тәбрикләде.
"Хөрмәтле Минтимер Шәрипович!
Сезне дәүләт бәйрәме - Халыклар бердәмлеге көне белән тәбрик итәм.
Без аны Ватан азатлыгын якларга һәм Россия дәүләтчелеген ныгытырга ярдәм иткән халкыбызның тарихи батырлыгы, гражданнар бердәмлеге һәм патриотизмының күп гасырлык традицияләренә хөрмәт билгесе буларак билгеләп үтәбез.
Алар бүгенге көндә дә Россия җәмгыяте үсеше һәм чәчәк атуының нигезе булып тора.
Сезгә сәламәтлек һәм яңадан-яңа уңышлар теләп калам", - диелә Д.Медведевның котлавында.