"Европа цивилизациясе контекстында татар мәдәнияте" Халыкара фәнни конференция булачак

2009 елның 2 ноябре, дүшәмбе
3 һәм 4 ноябрь көннәрендә Казан дәүләт университетының II уку корпусында "Европа цивилизациясе контекстында татар мәдәнияте" темасына Халыкара фәнни конференция үткәреләчәк.

Конференция эше секцияләргә бүленеп барачак һәм анда татар теле: тарих һәм хәзерге заман, лингвокультурология һәм фольклористика, төрки телләр һәм әдәбиятлары, РФдә урта һәм югары белемне реформалау шартларында татар телен укыту, татар һәм башка БДБ илләре төрки халыклары тарихының актуаль мәсьәләләре һ.б. темалар ачылачак. Аларда Татарстанның Казан, Чаллы, Әлмәт, Алабуга, Яшел Үзән, Россиянең Чабаксар, Уфа, Төмән, Якутск, якын һәм ерак чит илләрнең Алматы, Абакан, Истанбул, Берлин, Гиссен шәһәрләреннән килгән галимнәр чыгыш ясаячак.

Казан дәүләт университеты татар филологиясе һәм тарихы факультетының кафедра мөдире Әлфия Йосыпова шул хакта хәбәр иткәнчә, конференциядә катнашучылар иртәгә кич "Казан" милли-мәдәният үзәгендә татар филологиясе бүлегенең 65 еллыгына, татар филологиясе һәм тарихы факультетына 20 ел тулуга багышланган тантаналы кичәдә дә катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International