Татарстанда 80,3 мең вакансия бар

2009 елның 27 октябре, сишәмбе
Хәзер Татарстанда 80,3 мең вакансия бар. Узган атанда аларның саны 3,5 мең тирәсе арткан, дип хәбәр итә ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте.

Шулай да узган 7 көндә бер яңа вакансия дә булмаган муниципалитетлар бар. Алар - Алексеевски, Югары Ослан, Кама Тамагы, Мөслим, Сарман, Тәтеш, Кайбыч районнары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International