ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы Казан халкына рәхмәт белдерә

2009 елның 26 октябре, дүшәмбе
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы җитәкчелеге "Россия - спорт державасы" Бөтенроссия форумы барышында күрсәткән ярдәме һәм аңлы мөнәсәбәте өчен Казан халкына рәхмәт белдерде.

Министрлык сайтында дөнья күргән мөрәҗәгатьтә шәһәрдә яшәүчеләрнең милиция хезмәткәрләренең артык иҗтыяҗ булмаганда машинада шәһәр үзәгенә бармаска дигән үтенечләренә колак салуы һәм аларның күрәтмәләрен каршылыксыз үтәүләре билгеләп үтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International