23 октябрьдә Казан ратушасында РФ Президенты Дмитрий Медведев РФ Президенты каршындагы Физкультура һәм спортны үстерү, югары казанышлар спорты, 2014 елда Сочи шәһәрендәге XXII Кышкы Олимпия уеннарын һәм XI Кышкы Паралимпия уеннарын, XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасын әзерләү һәм үткәрү Советы утырышын уздырды.
Совет утырышы алдыннан дәүләт башлыгының Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев белән әңгәмәсе булды.