"Россия - спорт державасы" форумын әзерләүдә һәм үткәрүдә катнашканнар бүләкләнәчәк

2009 елның 26 октябре, дүшәмбе
Узган атнада Татарстан башкаласында булган мөһим вакыйгалардан 22-25 октябрь көннәрендә Казанда үткәрелгән "Россия - спорт державасы" I Бөтенроссия спорт форумын иң югары дәрәҗәдә оештырылып үткәрелүен һәм шул хакта Россия Федерациясе Президентыннан башлап илнең күп кенә югары даирә җитәкчеләр исеменнән рәхмәт сүзләре әйтелүен игълан итеп, бүген шәһәр җитәкчелегенең "дүшәмбе киңәшмәсе"ндә мэр Илсур Метшин киләчәктә дә шушы югары "планка"ны төшермичә эшләргә кирәклеген басым ясап әйтте. Чөнки безгә карата таләпләр тагын да зуррак булачак, уңышларга сокланып, тынычланыр вакыт түгел: 2013 елдагы Универсиадага кадәр эшлиселәр бик күп әле, диде ул.

"Ашаган белми, тураган белә, дигәндәй, форумның тыныч һәм оешкан төстә үткәрелүен тәэмин иткән барлык органнар һәм оешмалар, шәһәр районнары структур органнары коллективлары, аеруча куркынычсызлык тәэмин ителешен шәп итеп башкарган Казан милициясе хезмәткәрләренә олы рәхмәтемне белдерәм", - дип, шәһәр башлыгы әлеге форум эшен оештыру һәм үткәрүдә хезмәте кергәннәрне бүләкләү тәкъдиме кертте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International