Казанда «Россия – спорт державасы» беренче Бөтенроссия спорт форумы ачылды
2009 елның 23 октябре, җомга
23 октябрьдә Казанда «Корстон» кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында тантаналы рәвештә «Россия – спорт державасы» беренче Бөтенроссия спорт форумы ачылды. Аны ачу чараларында Россия Федерациясе Президенты Дмитрий Медведев, Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев, Россиянең кайбер төбәкләре башлыклары, Россия һәм халыкара спорт оешмалары һәм федерацияләре вәкилләре һ.б. катнашты.
Форумда катнашучылар чыгышларыннан соң Россия Теннис федерациясе президенты, Халыкара олимпия комитеты әгъзасы Шамил Тарпищев Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиевкә Олимпия ордены тапшырды. Халыкара олимпия комитетының мактаулы бүләгенә Татарстан башлыгы олимпия хәрәкәтенә күренекле өлеш керткәне өчен лаек булды.
Бүген Казанда, Җиңү паркында Дан Мемориалы колоннадасының Мәңгелек утына чәчәкләр салу тантанасы булды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советының мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Хакимият ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм башкалар катнашты.