23 октябрьдә Татарстанга Россия Федерациясе Президенты Дмитрий Медведев килде. «Казан» халыкара аэропортында илбашын Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округында тулы вәкаләтле вәкиле Григорий Рапота, Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин каршы алды.
Дмитрий Медведев Казанга «Россия – спорт державасы» дип аталган беренче Бөтенроссия спорт форумы чараларында катнашырга килде. Илбашы шулай ук Россия Федерациясе Президенты каршындагы Физик культураны һәм спортны, югары күрсәткечләр спортын үстерү, Сочида 2014 елгы XXII Кышкы Олимпия уеннарына һәм XI Кышкы Паралимпия уеннарына, 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадага әзерлек һәм аларны уздыру Советы утырышын үткәрәчәк.