"Россия - спорт державасы" I Бөтенроссия спорт форумы кысаларында 3 конференция була
2009 елның 23 октябре, җомга
22 - 23 октябрь көннәрендә Казанда бара торган "Россия - спорт державасы" I Бөтенроссия спорт форумы кысаларында бүген 3 фәнни-гамәли конференция үткәреләчәк.
"Олимпизм идеаллары - тынычлык һәм дуслык идеаллары - хәзерге заман спорт хәрәкәтенең актуаль проблемалары" темасы буенча фәнни-гамәли конференциядә башлап Халыкара Олимпия комитеты әгъзасы Виталий Смирнов һәм Россия Олимпия комитеты президенты Леонид Тягачев чыгыш ясаячак. Анда галимнәрнең Россия гомумбелем бирү мәктәпләрен спортлаштыру системасында олимпия белеме бирү, Олимпия уеннарына әзерлек буенча алдынгы тәҗрибә тәңгәллеге, олимпизм фәлсәфәсе: камиллектән ерак дөньяда камил кеше идеалы, Олимпия хәрәкәтендә низаглар: алардан чыгу юллары һәм кисәтү, Пьер Кубертен идеаллары һәм хәзерге заман Олимпия хәрәкәте, наркокультурага каршы Олимпия идеаллары һ.б. темалар буенча аерым докладлары булачак. Шулай ук "Азия балалары" V Халыкара спорт уеннары һәм шуңа олимпизм идеяләрен кертү темаларына чыгышлар да көн тәртибенә кертелгән.
РФ Дәүләт Думасының физик культура һәм спорт буенча комитеты рәисе Антон Сихарулидзе исә "Россиядә спортның массакүләмлеге һәм теләгән кеше шөгыльләнә алу мөмкинлеге - милләтнең сәламәтлеге дәлиле" темасына уздырылачак Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясен ачачак. Форум барышында физик культура һәм спорт өлкәсендә дәүләт сәясәте: хәзерге хәл һәм перспективалар, балалар һәм яшүсмерләрне сәламәтләндерүдә спорт фәненең роле, авыл җирләрендә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар булдыру проблемалары һәм аларны хәл итү юллары һ.б. буенча аерым чыгышлар булачак. Болардан кала, мәктәпләрдә спорт клублары оештыру һәм Петербург Мәктәп уеннары үрнәгендә укучы балалар арасында массакүләм спорт уеннары уздыру тәҗрибәсен уртаклашу да күздә тотыла.
Бүген Казанда, Җиңү паркында Дан Мемориалы колоннадасының Мәңгелек утына чәчәкләр салу тантанасы булды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советының мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Хакимият ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм башкалар катнашты.