Рөстәм Миңнеханов: "Депутатлардан кергән тәкъдимнәр бюджет проектында чагылыш табачак"
2009 елның 22 октябре, пәнҗешәмбе
22 октябрьдә ТР Дәүләт Советында "2010 елга Татарстан Республикасы бюджеты турында" закон проекты буенча парламент тыңлаулары узды. Анда ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Александр Гусев, ТР Дәүләт Советы һәм РФ Дәүләт Думасы депутатлары катнаша.
Депутатларны 2010 елның бюджет проекты белән ТР Финанслар министры Радик Гайзатуллин таныштырды. Аның сүзләренчә, бюджетны барлыкка китергәндә Россия Федерациясе Салым кодексына, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы бюджет кодексларына һәм салымнар һәм җыемнар турындагы законнарга үзгәрешләр һәм өстәмәләр исәпкә алынган. Элекке еллардагы кебек үк бюджетның иң зур керем чыганакларын физик затлар керемнәренә салымнар, табышка салым һәм мөлкәткә салым тәшкил итә, алар салым керемнәренең гомуми суммасыннан 80 процент күләмендә. "Табышка салымның чагыштырма зурлыгы салым керемнәренең гомуми суммасына карата 31 процент тәшкил итә. Табышка салымны исәпләп чыгару икътисад үсешенең гомуми динамикасыннан, салым органнарының хисап күрсәткечләреннән, республиканың эре һәм урта салым түләүчеләренең факттагы һәм фаразланган күрсәткечләреннән чыгып башкарыла. Табышка салым керүләре суммасы 17,6 млрд. сум күләмендә фаразлана", - диде Р.Гайзатуллин.
Татарстан Республикасы бюджеты керемнәренең фаразлана торган гомуми күләмен - 66,1 млрд. сум, бюджет чыгымнарының гомуми күләмен 78 млрд. сум итеп расларга тәкъдим ителә. Республика консолидацияләнгән бюджетына 88,3 млрд. сум керем (аның 8,3 млрд. сумы федераль бюджеттан киләчәк) алыныр дип фаразлана. Шуның 80 млрд. сумы бюджетның үз керемнәре өлешенә туры килә.
2010 елда Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетына физик затлар керемнәренә салым керү 31,3 млрд. сум, шулардан Татарстан Республикасы бюджетына 18,8 млрд. сум акча керү көтелә. Республика бюджетына акцизлар - 7,7 млрд. сум, салым салуның гадиләштерелгән системасын куллануга бәйле рәвештә алына торган салым буенча акча керү 1,5 млрд. сум, оешмалар мөлкәтенә салым суммасы 8,6 млрд. сум, транспорт салымы 1,8 млрд. сум, дәүләт пошлинасы 20 млн. сум, салым булмаган керемнәр 1,8 млрд. сум күләмендә керер дип фаразлана.
Бүген Казанда, Җиңү паркында Дан Мемориалы колоннадасының Мәңгелек утына чәчәкләр салу тантанасы булды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советының мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Хакимият ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм башкалар катнашты.