М.Сафиуллин: "Татарстанда 2010 елда төбәк тулаем продуктының 2,4 процентка үсүе көтелә "

2009 елның 22 октябре, пәнҗешәмбе
22 октябрьдә ТР Дәүләт Советында "2010 елга Татарстан Республикасы бюджеты турында" закон проекты буенча парламент тыңлаулары уза. Анда ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Александр Гусев, ТР Дәүләт Советы һәм РФ Дәүләт Думасы депутатлары катнаша.

Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев 14 октябрьдә, ТР Конституциясе һәм ТР Бюджет кодексының 76, 94 нче статьялары нигезендә, ТР Дәүләт Советына "2010 елга Татарстан Республикасы бюджеты турында" һәм "2010 елга Татарстан Республикасы Мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында"гы ТР закон проектларын юллады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International