22 октябрьдә Татарстанның 2010 ел бюджет проекты буенча парламент тыңлаулары уза

2009 елның 22 октябре, пәнҗешәмбе
22 октябрьдә ТР Дәүләт Советында "2010 елга Татарстан Республикасы бюджеты турында" закон проекты буенча парламент тыңлаулары уза.

Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев 14 октябрьдә, ТР Конституциясе һәм ТР Бюджет кодексының 76, 94 нче статьялары нигезендә, ТР Дәүләт Советына "2010 елга Татарстан Республикасы бюджеты турында" һәм "2010 елга Татарстан Республикасы Мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында"гы ТР закон проектларын юллады.

Закон проекты нигезендә, республика бюджеты керемнәренең фаразланган гомуми күләме 66134549,1 мең сум, республика бюджеты чыгымнарының гомуми күләме 11948748,3 мең сумлык дефицит белән 78083297,4 мең сум тәшкил итә.

Закон проектының электрон тексты ТР Дәүләт Советы сайтында gossov@gossov.tatarstan.ru адресы буенча урнашкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International