Казанда өмә узды

2009 елның 17 октябре, шимбә
17 октябрь көнне Татарстан башкаласында санитар чистарту һәм төзекләндерү декадасы кысаларында гомумшәһәр өмәсе узды. Өмәдә 60 мең тирәсе казанлылар катнашты.

Казан башкарма комитетының 1000гә якын хезмәткәре М.Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркы территориясен тәртипкә китерде. Анда 700 эш коралы кулланылды, 25 "КАМАЗ" чүп-чар һәм яфрак түгелде, дип хәбәр итте мэриянең матбугат хезмәте.

Шул ук вакытта Казан шәһәре думасы депутатлары һәм хезмәткәрләре, иҗтимагый оешма һәм сәяси партиянең вәкилләре Казан зооботбакчасы территориясен тәртипкә китерделәр.

Декада башыннан алып (16 октябрьгә булган мәгълүматлар буенча) шәһәрдән 12 мең тонна көнкүреш чүп-чары һәм 4 тонна зур габаритлы калдыклар чыгарылган. Көн саен шәһәрдән 20 процентка артык каты көнкүреш калдыгы чыгарыла.

Өмә вакытында 3 меңнән артык агач һәм 4 мең куак утырту ниятләнә. Бу көздә шәһәрдә 400 агач һәм 2000 куак утыртылды инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International