Татарстан журналистлары Төркиядә радио программалары әзерләү серләренә әйрәнә

2009 елның 19 октябре, дүшәмбе
Бу көннәрдә Татарстан журналистлары төркеме Төркиянең Анталия каласында гамәли семинарда радиопрограммалар әзерләү серләрен өйрәнә. Алар анда "Төркия радио һәм телевидениесе" дәүләт компаниясе чакыруы буенча китте. 3 атнага исәпләнгән әлеге өйрәтү программасында чит илләрдән 90 нан артык каләм иясе катнаша. Алар, аерым алганда, радиода хәбәрләр, иҗтимагый, музыкаль, спорт, күңел ачу тапшырулары әзерләү, техник мөмкинлекләрдән файдалану күнекмәләрен үзләштерәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International