Казанда Студентлар спорты декадасы старт алды

2009 елның 16 октябре, җомга
16 октябрьдә "Баско" боз сарае мәйданында I Студентлар спорты декадасы тантаналы рәвештә ачылды. Казанда декада беренче тапкыр "Россия - спорт державасы" форумы кысаларында уза.

ТР "Буревестник" физкультура-спорт яшьләр җәмгыяте рәисе Әмир Харисов хәбәр итүенчә, Студентлар спорты декадасы Татарстанның 17 вузыннан меңнән артык студент катнаша. Алар баскетбол, волейбол, мини-футбол, хоккей, өстәл теннисы, йөзү, бадминтон һәм шахмат ярышларында көч сынашачак. Моннан тыш, Студентлар спорты декадасы тәмамланган көнне командалар өчен "Күңелле стартлар" узачак.

Әмир Харисов сүзләренчә, 25 октябрьдә "Ак Барс" Көрәш сараенда декадага нәтиҗә ясалачак. Биредә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булачак. Иң яхшы студентлар командаларына танылган спортчылар - Алинә Кабаева, Антон Сихарулидзе, Ирина Роднина, Светлана Журова һ.б. медаль, диплом һәм кубоклар тапшырыр дип көтелә. Шул ук көнне Көрәш сараенда Белградтта узган Универсиаданың Татарстан җиңүчеләре һәм призерларын хөрмәтләячәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International