ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы бөлгенлек эшләре буенча вәкаләтле орган булды

2009 елның 15 октябре, пәнҗешәмбе
Октябрь аеннан башлап ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрылыгы республикада бөлгенлек эшләре буенча вәкаләтле орган булды.

Узган ел ахырыннан республикада килешүләр буенча йөкләмәне үтәмәү, бурычларга кагылышлы эшләр саны сизелерлек арткан. Болар, үз чиратында, бөлгенлек эшләренең артуына, тискәре социаль һәм икътисади нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Бөлгенлек проблемасы дәүләти һәм хокукый җайга салуда нәтиҗәле, зирәк сәясәт таләп итә. Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев белдергәнчә, ведомство финанс мониторингы, фаразлау һәм республика икътисадында мөһим роль уйнаучы предприятиеләрдә бөлгенлекне профилактикалау эшләрен камилләштерәчәк. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International