"Schneider Electric" Татарстан белән хезмәттәшлекне киңәйтергә әзер

2009 елның 15 октябре, пәнҗешәмбе
"Schneider Electric" компаниясе Татарстан белән хезмәттәшлекне киңәйтеп, Универсиада буенча үз тәкъдимнәрен юлларга әзер. Билгеле булганча, 2008 елда Пекинда узган җәйге Олимпия уеннарының 43 объекты "Schneider Electric"технологиясе буенча комплектланган булган. Бу хакта "Евромани-Казан 2009" форумы кысаларында ТР икътисад министры Марат Сафиуллин белән очрашуда компаниянең генераль директоры Жан-Паскаль Трикуар белдергән. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге компания бүген Татарстанда гамәлгә ашырылучы энергия саклау программасында катнашырга әзерлеген белдерә. "Schneider Electric" тиздән үз мөмкинлекләрен республика предприятиеләренә күрсәтәчәк. Агымдагы ел ахыры-киләсе ел башында Мендеевскида ашламалар җитештерү буенча "Аммоний" проектын башлап җибәрү планлаштырыла. Жан-Паскаль Трикуар белдергәнчә, компания энергия белән бәйле әлеге масштаблы проектны җиһазлар белән тәэмин итүдә дә катнашырга тели. Татарстанда югары технологияләр өлкәсендә эшләүче IT-парк та алар өчен кызыклы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International