15 октябрь көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Лениногорск районына сәфәр кыла.
Сәфәр барышында республика башлыгы капиталь ремонт ясалган "Писмән" тимер юл станциясе вокзалын ачу тантанасында катнашачак, шулай ук берничә объектта булачак. Алар арасында "Ялтау" агрофирмасы ҖЧҖ дуңгызчылык комплексы, Лениногорск политехника көллияте, "Идея Юго-Восток" инновация-җитештерү технопаркы ҖЧҖ бар.
Минтимер Шәймиев шифалы су һәм җиләк-җимеш эчемлекләре чыгару "Агропарк-Татарстан" предприятиесенең эше белән дә танышыр дип көтелә.
Чаңгыда трамплиннан сикерү һәм чаңгыда ике төр ярыш буенча "Олимпия резервы" спорт мәктәбе ТР Президенты танышкан соңгы объект булачак.