"Росавтодор" федераль юл агентлыгы тарафыннан оештырылган форум эшен ачып җибәреп, аның җитәкчесе Анатолий Чабунин үзенең чыгышында ел саен үткәрелә торган мондый чараның юл һәм күперләр салуда үсеш күзәтелгән Россия төбәкләрендәге зур шәһәрләрдә үткәрү традициясе урнашуын билгеләп үтте. Ил өчен зур әһәмияте булган һәм Россиянең көнбатыш өлешендәге транспорт юлларын Казакъстан, Урта Азия һәм Көнчыгыш Азия белән тоташтырачак Көнбатыш Европа - Көнбатыш Кытай автомобиль юлының Татарстан Республикасы аша үтүен искәртеп, әлеге күргәзмә-форумның Казанда уздырылуын республика өчен аеручы отышлы икәненә, Татарстан юл салучылары һәм ремонтлаучыларының казанышларын халыкара киңлектә күрсәтү мөмкинлеге биреләчәгенә басым ясады ул. "Татарстанның әлеге юл участогын кулланылышта нәтиҗәле итүдәге роле регионның географик яктан урнашуына гына түгел, республика җитәкчелегенең иҗади активлыгына да бәйле, беренче чиратта, биредә Татарстан Президенты турында сүз бара", - дигән фикерен җиткерде "Росавтодор" башлыгы.
ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов исә сәламләү чыгышында Татарстан җитәкчелеге исеменнән тармак вәкилләрен һөнәри бәйрәмнәре - Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән кайнар котлады. Татарстанның географик яктан Россиянең үзәгендә урнашуы республиканың федераль дәрәҗәдәге вакыйгаларның уртасында кайнарга мәҗбүр итүен искәртеп, ТР Хөкүмәте башлыгы юл челтәренең үсеше һәм торышы һәр территориядә үсеш перспективасы нигезе булып тора, диде. Республика язмышын хәл итә торган проектлар белән уртаклашып, Р.Миңнеханов юл төзелеше тармагының хөкүмәт өчен өстенлеккә ия икәнен һәм республиканың зур сәнәгать үзәге булуын, Татарстанның Казан, Кама һәм Нефть зоналарына шартлы рәвештә бүленүен белдерде. "Бүген федераль юл агентлыгы белән берлектә "М-7" юлын реконструкцияләү буенча планлы эш алып барыла. Бу бик зур проект, план таләпләре үтәлә баруына без бик шат, чөнки республика үсеше өчен әлеге проект җитди этәргеч бирәчәк. Кама зонасында төзелеп килә торган бик зур нефть эшкәртү комплексы киләсе елга эшләтеп җибәреләчәк, махсус икътисади зона төзелә, аммиак җитештерү заводы салыначак һәм биредә "М-7" юлының мөмкинлекләренә зур өметләр баглана", - дип басым ясап әйтте Премьер-министр.
Европадан Кытайга бара торган "коридор" республиканың Кама зонасын Нефть зонасы белән тоташтыра, юл салу эше буенча рөхсәт документлары бар, инвестор республика белән берлектә шушы проект тормышка ашсын өчен 2,5 млрд. сум акча бүлеп бирде инде. Татарстан нефтькә бай, сәнәгате үсештә булса да, 900ләп торак пункт бүген асфаль-бетон өслекле юлга тоташтырылмаган, дип, проблемаларга тукталды һәм Хөкүмәт җитәкчесе программаны хәл итәргә кирәклеген, юллар салу һәм карап тоту мәсьәләсенә карашны үзгәртү зарурлыгын ассызыклап әйтте. Бу юнәлештә республикада "Татавтодор" акционерлык җәмгыяте канаты астына активларны туплап, техник модернизация ясау өчен республика бюджетыннан 7,5 млрд. сум акча бүлеп бирелде, дип, проблеманың хәл ителәчәгенә ишарәләде. Залдагыларга мөрәҗәгать итеп, нефть суырта торган республика буларак, битум җитештерү производствосын ачтык, алга таба юл салу материаллары җитештерүдә катнашырга теләгебез зур, дип планнары белән уртаклашты.
Заман таләпләренә туры килә торган юллар барлыкка килү кече һәм урта бизнесны, инвесторларны җәлеп итә, 2013 елда Казанның җәйге Универсиада үткәрәчәген дә исәпкә алып, спорт объектлары белән бергә юллар инфраструктурасы үсеше дә аеруча зур әһәмияткә ия, дип, Р.Миңнеханов Татарстан казанышлары белән "Казан ярминкәсе"ндәге күргәзмәдә һәм урыннарда танышып булачагын белдерде.
Аннан соң сүз РФ транспорт министры урынбасары Олег Белозеровка, РФ Федераль Җыены Федерация Советының бюджет буенча комитеты рәисе Евгений Бушминга, РФ Хисап Палатасы аудиторы Михаил Бесхмельницинга, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле ярдәмчесе Муаед Канкуловка һ.б. бирелде.
Бүген Казан Кремленең Вәкиллек корпусында Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы совет утырышы узды.
Утырышта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Россия Федерациясе Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Россия Федерациясе Дәүләт Думасының Милләтләр эшләре комитеты рәисенең беренче урынбасары Илдар Гыйльметдинов, Россия Фәннәр академиясенең Этнология һәм антропология институты фәнни җитәкчесе, академик Валерий Тишков, Россия Федерациясе Президентының Эчке сәясәт идарәсенең милли сәясәт департаменты башлыгы Татьяна Вагина (видеоконференцэлемтә режимында) катнашты.
Бүген Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Россия Федерациясе Геройларын, Социалистик Хезмәт Геройларын һәм Россия Хезмәт Геройларын, Хезмәт Даны Орденының тулы кавалерларын хөрмәтләү тантанасы узды. Шулай ук геройларның туганнары һәм якыннары, үлгәннән соң бүләкләнгән геройларның гаилә әгъзалары чакырылган иде.
Тантана Россиядә ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган Ватан геройлары көненә багышланды. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Россия Федерациясе Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев катнашты.
Бүген М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган тантаналы чара – «Безнең йор т- Татарстан» республика этномәдәни фестиваленең гала-концерты узды. Тантанада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе, РФ Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм башкалар катнашты.