Опера һәм балет театрының балет труппасы Аурупага сәяхәткә китәчәк
2009 елның 14 октябре, чәршәмбе
Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры ноябрь аена бай программа әзерли. Ай башында театр үз тамашачысын Петр Чайковскийның "Щелкунчик", Сергей Прокофьевның "Ромео һәм Джульетта" һәм Фикърәт Әмировның "Мең дә бер кичә" балетларына чакыра.
14 ноябрьдә театр артистларының Staatsopera Tatarstan дигән көзге сәяхәт кысаларында Аммерсфорте шәһәрендә соңгы тапкыр "Искатели жемчуга" операсы күрсәтелә. Аннан соң труппа Казанга кайту юлына чыга. Шул вакытта балет труппасы Көнбатыш Аурупа илләренә сәяхәткә китә. 17 ноябрьдә биючеләр Людвиг Минкусның "Баядерка" спектаклен Франциянең Le Mans шәһәре халкына тәкъдим итәчәк.
21 ноябрьдә театр сәхнәсендә "Риголетто" операсы уйналачак. Аның премьерасы быелның февралендә күрсәтелә. Баш партияләрне Россиянең атказанган артисты Василий Святкин, Петр Чайковский исемендәге Халыкара конкурс лауреаты Альбина Шәһиморатова һәм Мариин театры солисты Әхмәт Әһәди башкарачак, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.
Бүген Казанда, Җиңү паркында Дан Мемориалы колоннадасының Мәңгелек утына чәчәкләр салу тантанасы булды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советының мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Хакимият ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм башкалар катнашты.