Казанда "Россия - спорт державасы" форумының тәүге ярышлары старт алды
2009 елның 14 октябре, чәршәмбе
14 октябрь көнне "Баско" боз аренасында "Россия - спорт державасы" I Бөтенроссия спорт форумы кысаларында Студентлар спорты декадасының тәүге ярышлары башланды.
Хоккей турнирында республиканың биш вузы - Казан дәүләт университеты, Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университеты, Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты, Казан дәүләт финанс-икътисад институты һәм Казан дәүләт энергетика университеты командалары катнаша. Ярышларның финалы 16 октябрьдә узачак, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгының матбугат хезмәте.
Бүген Казанда, Җиңү паркында Дан Мемориалы колоннадасының Мәңгелек утына чәчәкләр салу тантанасы булды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советының мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Хакимият ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм башкалар катнашты.