Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университеты "Милли тикшеренү университеты" исемен алды

2009 елның 13 октябре, сишәмбе
Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университеты (КАИ) "Милли тикшеренү университеты" исемен алды.

Россия күләмендә үткәрелүче вузларның үсеш программалары бәйгесе финалына Татарстаннан ике югары уку йорты – Казан дәүләт техник университеты һәм Казан дәүләт технология университеты чыккан иде. 12 җиңүче арасына исә КАИ гына эләкте. Бәйге быелның 1 августында игълан ителгән иде. Анда 110 университет үз үсеш программасын тәкъдим итте. Җиңүчеләргә исә федераль бюджеттан 2013 елга кадәр 1,8 миллиард сум кү-ләмендә акча биреләчәк. Бу акчага югары уку йорты лаборатор һәм фәнни тикшеренүләр өчен җиһазлар алырга, уку программалары әзерләргә, белем бирү сыйфаты белән идарә итү системасын камилләштерергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International