Казанда фехтование буенча дөнья чемпионаты ачылды

2014 елның 18 июле, җомга

101 илдән 800ләп спортчы бүген Казанда фехтование буенча дөнья чемпионаты ачылуда катнашты. Ачылыш тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, шулай ук Россия Спорт министры Виталий Мутко, Халыкара фехтование федерациясе президенты Алишер Усманов та катнашты.

Казан Теннис академиясендә узган бу тантана катнашучылар парады белән башланып китте. Шуннан соң спортчылар үз илләренең флаглары белән тезелеп бастылар, Россия Спорт министры Виталий Мутко Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин исеменнән сәламләү сүзен тапшырды.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чиратында оештыручыларга мондый мәртәбәле чемпионатны Казанда уздыру турында карар кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде.

«Без бер ел элек Универсиада уздырган идек, быел - фехтование буенча дөнья чемпионаты, 2015 елда су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты. Минемчә, бездә бик күп илләрдән иң яхшы спортчыларны җыя торган зур масштаблы бик күп ярышлар уздырылыр әле», - диде Р.Н. Миңнеханов.

«Без шәһәребезнең. илебезнең сезгә ошавын телибез, сезгә шул исәптән үзебезнең милли үзенчәлекләребезне дә күрсәтәсебез килә», - дип мөрәҗәгать итте Татарстан Президенты ДЧда катнашучыларга һәм кунакларга.

Халыкара фехтование федерациясе президенты Алишер Усманов спортчыларга һәм аларның тренерларына - уңышлар, ә монда катнашучы илләргә фехтование үсешен теләде. Ул ярышларны ачык дип белдерде һәм шуннан соң Россия һәм Татарстан гимннары яңгырады.

Бүгенге ярышлар азагында Минтимер Шәймиев һәм Алишер Усманов җиңүчеләрне бүләкләделәр. Бүген Россия саблисты Николай Ковалев фехтование буенча дөнья чемпионы исемен яулады, ул Корея спортчысы Бонгил Гуны - 15:7 исәбе белән җиңде.

Барлыгы чемпионатта 12 комплект бүләк уйнатыла, бүләкләү фонды 1 миллион доллардан артыграк. Тагын 6 көн дәвамында Казан Теннис академиясендә көн саен шәхси һәм команда дисциплиналарында финаллар узачак. Турнирның ябылуы 23 июльгә билгеләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International