Казанның опера һәм балет театрында - "Шүрәле" балеты
2009 елның 13 октябре, сишәмбе
17 һәм 18 октябрьдә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында композитор Фәрит Яруллинның һәм либретто авторы Әхмәт Фәйзинең "Шүрәле" балеты уйналачак.
"Шүрәле"нең премьерасы Казанда 1945 елның 12 мартында куела. 1950 елда спектакль Киров (хәзерге Мариин) театрында "Али-Батыр" исеме белән уйнала. Ленинградта тәкъдим ителгән премьераны Советлар Союзының барлык танылган опера һәм балет театрлары, шулай ук Болгария, Румыния, Чехословакия, Польша, Алмания, Мексика кебек чит илләр театрлары сәхнәләштерә.
М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрының матбугат хезмәте хәбәренә күрә, быелның июнендә "Ак төннәр йолдызлары" фестивале кысаларында Санкт-Петербургның Мариин театры "Шүрәле" балетын яңадан күрсәтә. Премьераның музыка җитәкчесе һәм дирижеры Валерий Гергиев була, баш партияләрне Мариин театры солистлары башкара.
Беренче премьера тәкъдим ителгән көннән, "Шүрәле" балеты М.Җәлил исемендәге театр сәхнәсеннән төшми. Спектакль 1952, 1957, 1970, 1986 һәм 2000 елларда куела. 17 һәм 18 октябрьдә хореограф Леонид Якобсон җитәкчелегендәге бию осталары башкарачак куелышта баш партияләрне М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры солистлары уйнаячак.
Бүген Казанда, Җиңү паркында Дан Мемориалы колоннадасының Мәңгелек утына чәчәкләр салу тантанасы булды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советының мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Хакимият ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм башкалар катнашты.