Аннан соң Фәрит Мөхәммәтшин "Татнефть-кабель" җаваплылыгы чикләнгән ширкәтнең җитештерү биналарын, аерым алганда, бакыр чүкү комплексын һәм изоляция материалы цехын карады. Әлеге предприятие 3 ай элек Кытайда бакыр катанка ясау буенча линия сатып алынган. Шанхайның "Хаошен" фирмасы ай ярым эчендә җиһазларны урнаштыру эшен тәмамлаган. Баулылар чимал итеп кулланыштан чыккан кабельләрне файдалана.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк: күпмедер вакыт элек җитештерү, нефть сәнәгатендә кулланыла торган кабельләрне эшләү өчен кирәк булган пропиленны сатып алу бәяләренең югары торуы сәбәпле, зур табыш китермәгән. Эш шунда: бу базарда "Уфа-Оргсинтез" предприятиесе хакимлек иткән. "Татнефть-кабель" ширкәте, "Түбән Кама Нефтехим" ачык акционерлык җәмгыяте белән пропилен валчыгы белән тәэмин итүгә килешү төзеп, чимал өчен артык түләүдән котылган. Бүгенге көндә җитештерелгән продукциянең 10 проценты "Татнефть" ихтыяҗларына тотыла, зур өлеше "Роснефть", "Газпромнефть", "Лукойл" һәм башка нефть компанияләренә озатыла. "Татнефть-кабель" ширкәтендә уртача хезмәт хакы күләме 15 мең сумга җитә.
Предприятие эшчәнлеге белән танышканнан соң, Фәрит Мөхәммәтшин "Бердәм Россия" партиясе җирле бүлегенең XIV партия конференциясендә катнашты. Татарстан "бердәмроссия"леләренең лидеры игътибарны авыл халкының активлыгын арттыру мәсьәләләренә юнәлтте. Аның сүзләренчә, бу бигрәк тә якынлашып килүче муниципаль сайлаулар вакытында актуаль. Парламент башлыгы билгеләп үткәнчә, җирле үзидарә башлыкларының бу юнәлештәге эшчәнлеге киләсе елдагы сайлауларда сайлаучылар өчен төп күрсәткеч булып торачак.
"Бердәм Россия" партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Сәяси советы секретаре Фәрит Мөхәммәтшин районның партия активы алдына җирле үзидарә органнарында партия вәкилләрен мөмкин кадәр саклап калу бурычын куйды.
Утырышта Баулы районында кризиска каршы алып барылган чаралар белән район башлыгы, партиянең җирле Сәяси советы секретаре Альберт Хәбибуллин таныштырып үтте. Шулай ук якын арада узачак республика партия конференциясенә делегатлар сайланды, дип хәбәр итә парламентның матбугат хезмәте.
Бүген Казанда, Җиңү паркында Дан Мемориалы колоннадасының Мәңгелек утына чәчәкләр салу тантанасы булды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советының мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Хакимият ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм башкалар катнашты.