"Премия, беренче чиратта - ул танылу, - дип саный Искәндәр Мөфлиханов. - Британия технология һәм электрон коммерция институты галимнәре "Электрон Хөкүмәт" өлкәсендә Сингапур белән тыгыз хезмәттәшлек итә, алар БДБ, Азия илләре дәүләт органнарының эш системасы турында барысын да белә диярлек. Шулай булгач, аларга чагыштырырлык әйбер бар".
Бүген "Казан Экспо" ХКҮ мәйданчыгында, Илһам Шакиров исемендәге залда Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналар узды.
Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов һәм башкалар катнашты.