Ф.Мөхәммәтшин Ауропа Советының Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессы сессиясендә катнаша

2009 елның 12 октябре, дүшәмбе
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Ауропа Советы Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының XVII пленар сессиясендә катнашу өчен Страсбургка (Франция) юл тота.

Ауропа Советы Конгрессының мәдәният һәм мәгариф комитеты утырышында Ауропа Советының Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессы Төбәкләр палатасының мәдәният һәм мәгариф комитеты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин "Азчылык халыкларның телләре - төбәк үсеше активы" дигән доклад белән чыгыш ясаячак.

Конгрессның Төбәкләр палатасы утырышында катнашучылар төбәкләрнең закон чыгару вәкаләтләрен гамәлгә ашыруга ярдәм күрсәтү һәм башка мәсьәләләр хакында фикер алышачак, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советының матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International