"КАМАЗ" "Кейс Нью Холланд" концерны белән уртак предприятие төзи

2009 елның 9 октябре, җомга
Татарстанда авыл хуҗалыгы җитештерүчәнлеген арттырырга, уңышны аз югалтулар белән җыеп алырга яңа техника ярдәм итәчәк. Мәскәүдә "КАМАЗ" ААҖ белән "Кейс Нью Холланд" концерны арасында авыл хуҗалыгы һәм төзелеш техникасы җитештерү, продукцияне сатуга чыгару буенча уртак ике предприятие төзү турындагы килешү имзаланды. Бу өлкәдә уртак хезмәттәшлек автогигантка өстәмә эш урыннары булдырырга, төрле дәрәҗәдәге бюджетларга салым түләүләрен арттырырга, илдә авыл хуҗалыгы һәм төзелеш техникасы җитештерүнең технологияк дәрәҗәсен күтәрергә ярдәм итәргә тиеш.

Документны имзалау тантанасында РФ Хөкүмәте рәисе Владимир Путин, ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, "Ростехнологияләр" дәүләт корпорациясе генераль директоры -"КАМАЗ" ААҖ Директорлар советы рәисе Сергей Чемезов,"FIAT Group" компаниясе башлыгы Серджио МАркионе, "КАМАЗ"ның генераль директоры Сергей Когогин, "Кейс Нью Холланд" җитәкчесе Франко Фуджиньани катнашты. Бу хакта "КАМАЗ"ның матбугат хезмәте хәбәр итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International