ТР Дәүләт Советы комиссиясе Казан шәһәре Башкарма комитетында күчмә утырыш уздыра

2009 елның 8 октябре, пәнҗешәмбе
8 октябрьдә ТР Дәүләт Советының "Россия гражданнарына үтемле һәм уңайлы торак" өстенлекле илкүләм проектын тормышка ашыруга күзәтчелек итү буенча комиссиясе Казан шәһәре Башкарма комитетында күчмә утырыш уздыра. Анда өлешләп күпфатирлы йортлар төзүдә катнашып алданган кешеләрнең проблемаларын чишүнең барышы турында фикер алышу көтелә.

ТР Дәүләт Советы матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, утырышта, депутатлардан тыш, ТР Прокуратурасы, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, ТР Иҗтимагый палата һәм Казан шәһәре Башкарма комитеты вәкилләре катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International