Казанда мэр сайлау гамәлдәге тәртиптә шәһәр Думасы депутатлары арасыннан башкарылачак

2009 елның 7 октябре, чәршәмбе
Казан шәһәре мэры сайлануга киләсе елның мартында 4 ел тула, ә шәһәр башлыгы шундый срокка сайлана. И.Метшин исә Казан мэры шәһәр Думасының гамәлдәге депутатлары арасыннан сайланырга тиеш дип саный.

Шул хакта бүген барган 43 нче сессиянең тәнәфесе вакытында шәһәр башлыгы шәрехләде. "Россиядә моннан дүрт ел элек яңа закон буенча муниципаль берәмлекләр оешкан иде. Казан һәм республиканың башка шәһәрләре уставларында мэрны турыдан-туры сайлау турында язылган. Мэрны шәһәр Думасы депутатлары арасыннан сайлау, ә Башкарма комитет җитәкчесен билгеләп кую системасын тормыш уңышлы булуын раслады", - дип, И.Метшин хәзерге вакытта Казан депутатлары шушы раслау мәсьәләсе белән чыгуын һәм ул якын арада уздырылачак сессиядә каралачагын белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International