Казанның опера һәм балет театры - Нидерланды Патшалыгында кунакта

2009 елның 7 октябре, чәршәмбе
7 октябрьдә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының Нидерланды Патшалыгына гастрольләре башлана. Голландиянең Дронтен шәһәре халкы театрның яңа куелышын - Джакомо Пуччининың "Мадам Баттерфляй" операсын караячак. Гастрольләр барышында театр труппасы Ж.Бизеның "Искатели жемчуга" спектаклен дә тәкъдим итәчәк.

М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, спектакльләрдә театрның башкаручылары - Зоя Церерина,

Владимир Васильев, Айдар Нургаянов, Юрий Ившин, Юрий Петров, Светлана

Смирнова, хоры һәм оркестры, шулай ук Алманиядән килгән Сишенг

И, Георгий Ониани, Литвадан - Сандра Янушайте, Санкт-Петербургтагы Мариин театрыннан - Әхмәд Агади, Өфедән - Алинә Латыйпова,

Казакъстаннан - Нурҗамал Өсенбаева, Украинадан Сергей Ковнир һәм башкалар уйный. Спектакльләр белән дирижерлар Гинтарас Ринкявичус һәм Ренат Салаватов җитәкчелек итәчәк.

Опера труппасы гастрольләрдә йөргәндә, театр сәхнәсендә балет труппасы чыгыш ясый. Иртәгә, 8 октябрьдә, Казан тамашачысын "Мең дә бер кичә" әкияте көтә. Спектакльгә музыканы Фикърәт Әмиров яза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International