Казан шәһәре Думасының 43 нче сессиясендә 2 дистәгә якын мәсьәлә каралачак

2009 елның 7 октябре, чәршәмбе
7 октябрьдә Казан шәһәре Думасының 43 нче сессиясендә депутатлар тарафыннан элек кабул ителгән шәһәр программаларының үтәлеше турында сүз булачак.

Аерым алганда, 2007-2010 елларда Казанда сәламәтлек саклау тармагын модернизацияләү, 2008-2010 елларда мәгарифне үстерү, 2008-2011 елларда туризмны үстерү, 2006-2010 елларда энергия ресурсларын нәтиҗәле куллану, 2008-2012 елларда Казан шәһәрендә яшәүче халыкларның телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча программаларның гамәлдәге торышы тикшереләчәк.

Шулай ук депутатлар 2004-2010 елларда су, җылылык белән тәэмин ителешне яхшырту, 2007-2027 елларда казанлыларны торак белән тәэмин итү программасына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү буенча да эшләячәк. 2009 һәм пландагы 2010-2011 елларга каралган бюджетка, муниципаль берәмлекнең Башкарма комитеты структурасына үзгәрешләр кертеләчәк. Боларга өстәп, сессиянең көн тәртибенә Казан шәһәре контроль-хисап палатасының ярты еллык эшчәнлеге буенча хисап ясау, шәһәр төзелеше һәм җирдән файдалану кагыйдәләренә өстәмәләр кертү һ.б. мәсьәләләр алынган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International