Казанда РФ Дәүләт Думасының Универсиада уздыру буенча депутат берләшмәсе утырышы үтте

2009 елның 6 октябре, сишәмбе
6 октябрьдә Казанда ТР Дәүләт Советында Татарстан парламенты депутатлары катнашында РФ Дәүләт Думасының 2013 елда Казан шәһәрендә XXVII Бөтендөнья җәйге универсиаданы оештыру һәм уздыру буенча фракцияара депутат берләшмәсенең утырышы узды.

Утырышта РФ Дәүләт Думасы Рәисенең беренче урынбасары Олег Морозов, РФ Федерация Советы әгъзасы Әгъзәм Гобәйдуллин, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Яшьләр, спорт һәм туризм министры Марат Барыев парламент җитәкчелеге, шулай ук парламентның Яшьләр сәясәтен тормышка ашыру, сәламәт тормыш рәвеше формалаштыру һәм Казан шәһәрендә 2013 елгы XXVII бөтендөнья универсиадасына әзерлеккә булышлык итү комиссия әгъзалары министрлык һәм ведомство җитәкчеләре катнашты.

Фәрит Мөхәммәтшин үз чыгышында әлеге чарада катнашучыларның, Казанга килү белән, төзелә торган Универсиада объектларын каравын һәм алда торган төп максат РФ Думасы депутатларына республикада Универсиадага әзерлек башлануын күрсәтү икәнлеген билгеләп үтте. "Депутатлар безнең бу эшкә бик җаваплы каравыбызны тоярга тиеш. Без бик җитди эшкә тотындык", - диде спикер.

Олег Морозов 2013 елда Казан шәһәрендә XXVII Бөтендөнья җәйге универсиаданы оештыру һәм уздыру буенча фракцияара депутат берләшмәсенең агымдагы елның май аенда оешуын белдерде. "Әлеге берләшмәнең максаты - РФ һәм ТР дәүләт хакимияте органнары белән Универсиадага кагылышлы зур бурычларны хәл итү юнәлешендә хезмәттәшлек итү. Әлегә чишеләсе проблемаларның очы-кырые юк", - дип ул, бигрәк тә финанслау белән бәйле мәсьәләрне хәл итү зарурлыгын билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International