РФ Үзәк сайлау комиссиясе сайлаулар турында фильм төшерү буенча конкурс игълан итте
2009 елның 5 октябре, дүшәмбе
Үзәк сайлау комиссиясе каршындагы Россия сайлау технологияләренә өйрәтү үзәге сайлаулар турында дүрт уен видеофильмы төшерү буенча конкурс игълан итте. Ул аларның һәркайсы өчен 1,3 миллион сум акча түләргә әзер. Конкурска 27 ноябрьдә нәтиҗә ясау күздә тотыла.
Фильмнар укыту характерында булачак һәм барыннан да элек сайлауларны оештыручыларга тәгаенләнәчәк, дип ачыклык кертте Россия сайлау технологияләренә өйрәтү үзәге җитәкчесе Александр Иванченко. Үзәк сайлау комиссиясенең роликлар төшерүдә тәҗрибәсе бар инде: Дәүләт Думасына узган соңгы сайлаулар вакытында модель сайлау комиссиясенең эше турында фильм төшерелгән иде.
Узган көздә Россия сайлау технологияләренә өйрәтү үзәге сайлаулар турында фильмнар сериясе төшерергә җыенган иде. Аларда сәясәтчеләр һәм җәмәгать эшлеклеләре төшәр дип фаразланды. "Әмма без бу проекттан баш тарттык, тәкъдим ителгән иҗади идея канәгатьләндермәде", - диде Иванченко.
Тагын ике фильм кара сайлау технологияләренә каршы көрәштә һәм инвалидларның сайлау хокукларын саклауда сайлау комиссияләре һәм хокук саклау органнарының үзара бәйләнешенә багышланчак, дип яза "Ведомости".
Бүген Казанда, Җиңү паркында Дан Мемориалы колоннадасының Мәңгелек утына чәчәкләр салу тантанасы булды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советының мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Хакимият ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм башкалар катнашты.