Татарстанның авыл ТКХ хезмәткәрләре үз ветераннарын Өлкәннәр көне белән тәбрикли

2009 елның 1 октябре, пәнҗешәмбе
1 октябрь көнне "Татсельжилкомхоз" ААҖ системасына керүче торак-коммуналь хуҗалыгы предприятиеләре хезмәткәрләре үз ветераннарын Өлкәннәр көне белән тәбрикли, дип хәбәр итә предприятиенең матбугат хезмәте.

Торак-коммуналь хуҗалыгы предприятиеләрендә үз ветераннарына зур игътибар күрсәтәләр, чөнки тармакта үз эшенә зур җаваплылык белән караучы кешеләр хезмәт иткән. Аларга авыр шартларда эшләргә туры килгән. Бүген торак-коммуналь хуҗалыгы предприятиеләре аларга рәхмәт йөзеннән үз ветераннарына һәртөрле ярдәм күрсәтергә тырыша: йортларына су үткәргечләр тоташтыра, торакларын ремонтлауда ярдәм күрсәтә, бүтән эшләр башкара.

Өлкәннәр көне тармак ветераннары белән очрашу өчен тагын бер сәбәп. "Татсельжилкомхоз" ААҖ системасына керүче 40 тан артык торак-коммуналь хуҗалыгы предприятиесе бу көннәрдә хәзерге вакытта лаеклы ялда булган үз хезмәткәрләре белән очраша.

Бу атнада "Балтач торак-коммуналь хуҗалыгы күп тармаклы предприятиесе" ААҖ, "ЖилКомСервис" ААҖ (Апас), "Кама Тамагы коммуналь челтәрләре" ААҖ, "Куйбышев Затоны коммуналь челтәрләре" ААҖ, "Югары Ослан районы коммуналь челтәрләре" ААҖндә үз ветераннарына кадер-хөрмәт күрсәтәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International