Равил Гайнетдин: "Без өлгергән мөселман киносына иябез"

2009 елның 30 сентябре, чәршәмбе
"Без өлгергән мөселман киносына иябез. Мөселман киносы үсә, төрле кинофестивальләрнең бүләкләрен яулый бара", - дип белдерде бүген Россия мөфтиләр советы рәисе, "Алтын минбәр" V Халыкара мөселман кинофестивале президенты мөфти Равил Гайнетдин ТР Мәдәният министрлыгында фестиваль башлану уңаеннан оештырылган матбугат очрашуында.

"Мәдәниятләр диалогына - диалог мәдәнияты аша" дигән шигарь белән узучы халыкара фестиваль белән кызыксыну елдан-ел арта бара. "Алтын мөнбәр", диюгә, сүзнең нәрсә турында барганын бик тиз аңлыйлар", - дип хәбәр итте бүген фестивальнең генераль директоры Зауди Мамиргов.

ТР Премьер-министры урынбасары - Мәдәният министры Зилә Вәлиева сүзләренчә, "Алтын мөнбәр" аша мәдәниятләр диалогына ирешелгән. Ник дигәндә, фестивальгә Ислам тематикасын яктырткан кинолар гына чыгарылмый.

"Алтын мөнбәр" баштан ук рухи, әхлакый кыйммәтләрне алга чыгаруны, мәчет-чиркәүләргә килеп гыйбадәт кылырга өлгермәгән кешеләрне рухи яктан тәрбияләүне максат итеп куйды. Без фильмнарда намаз кылганны, Коръән укыганны күрсәтүне бурыч итеп куймадык. Иң мөһиме - кешенең үз-үзенә, Аллаһы Тәгаләгә һәм тирә-юньдәгеләренә мәхәббәтен чагылдыру. Без дөнья һәм цивилизацияләр мәдәниятларын үстерергә тиеш", - диде мөфти, фильмнар игелек чәчсә, бурычның үтәлгәнен белдереп.

Фестивальнең жюри рәисе Али Хамраев билгеләп үткәнчә, "Алтын мөнбәр" - бик кызыклы фестиваль. "Аның үз йөзе бар", - диде ул. "Хәзер диалог бик кирәк. Ә "Алтын мөнбәр" моңа зур өлеш кертә. Әлеге фестивальне оештыру республика җитәкчеләре һәм Равил Гайнетдинның зирәклеге турында сөйли", - диде ул.

Билгеле булганча, бүген "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында тантаналы рәвештә ачылачак "Алтын мөнбәр" V Халыкара мөселман кинофестивале Казанда 30 сентябрь-4 октябрь көннәрендә узачак. Чараның максаты - Россия һәм дөнья җәмәгатьчелегендә ислам һәм мөселманнар турында объектив караш тудыру, гомумкешелек кыйммәтләрен таныту. Быел фестивальгә дөньяның 67 иленнән барлыгы 399 фильм тәкъдим ителде. Германиядән кино белгече Ханс-Йоахим Шлегель җитәкчелегендәге сайлап алу комиссиясе тамашачылар хозурына 34 фильмны чыгара, ә конкурстан тыш 22 кино тәкъдим ителә. Кинофильмнар 1 октябрьдә "Родина" кинотеатрында иртәнге сәгать 10нан күрсәтелә башлый.

Казанның кино сөючеләре Россия, Татарстан, АКШ, Израиль, Индонезия, Иран, Мисыр мөселман киноларын "Родина"дан тыш, берүк вакытта "Сувар", "Корстон", "Киномечта" кино комплексларында карый алачак. Фестиваль кысаларында "Мир" кинотеатрында Төркия киносы көннәре, "Халыкара панорама", Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының кино һәм концертлар залында Бөтенроссия дәүләт кинометография институты киносы көннәре узачак. "Алтын мөнбәр" фестивале программасында шулай ук иҗади очрашулар, мастер-класслар, "түгәрәк өстәл"ләр, мөселман җәмгыятендә кино роле темасына конференция уздыру каралган. Әлеге конференциядә танылган актер һәм режиссер Никита Михалковның да катнашуы көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International