Татарстан Президенты Төркия Президенты белән очрашты
2009 елның 26 сентябре, шимбә
26 сентябрь көнне Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Төркия Республикасы Президенты Абдуллах Гюль белән очрашты.
Истанбулда Төркия Республикасы Президенты исеменнән узган төшке аш вакытында Минтимер Шәймиев Абдуллах Гюльгә кунакчыллык күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде, шулай ук Төркия белән Татарстан арасындагы үзара мөнәсәбәтләр Россия Федерациясе һәм Төркия Республикасы арасындагы дәүләтара мөнәсәбәтләрнең мөһим өлешен тәшкил итә, дип ассызыклады. Ул Татарстан Республикасы белән Төркия Республикасы арасындагы мәдәни, сәүдә–икътисади хезмәттәшлек алга таба да уңышлы үсеш кичерәчәгенә өмет белдерде.
Бүген Казанда, Җиңү паркында Дан Мемориалы колоннадасының Мәңгелек утына чәчәкләр салу тантанасы булды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советының мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Хакимият ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм башкалар катнашты.