Быелгы рейтингта 500 иң профессиональ җитәкче исемлегенә Татарстан бизнес-бергәлегенең 6 вәкиле керде. "Татнефть" генераль директоры Шәфәгать Тәһаутдинов ягулык комплексы предприятиеләре башлыклары арасында икенче урынны алды. "КАМАЗ" җитәкчесе Сергей Когогин машина төзелеше компанияләре башлыклары исемлегендә сигезенче баскычта урнашты. Химия сәнәгате буенча "Түбән Кама Нефтехим" генераль директоры Владимир Бусыгин - 6, "Казаноргсинтез" генераль директоры Леонид Алехин 9 нчы урында.
Моннан тыш, коммерция банклары башлыклары исемлегенә "Ак Барс" банкының идарә рәисе Роберт Миңнегалиев керде, ә урман һәм урман эшкәртү сәнәгате тармагында Чаллы катыргы-кәгазь комбинаты генераль директоры Сергей Титов билгеләп үтелде.
Мәгълүмати технологияләр буенча иң яхшы директорлар исемлегендә дә Татарстаннан ике белгеч бар. Машина төзелеше тармагында "КАМАЗ" мәгълүмати технологияләр департаменты директоры Виктор Ганин 5 нче урынны алды, ә энергетика һәм ягулык комплексында "Татнефть" мәгълүмати технологияләр идарәсе башлыгы Рөстәм Әхмәтҗанов билгеләп үтелде.
Иң яхшы 100 коммерция директоры исемлегендә химия сәнәгате тармагында эшләүче белгечләр арасында "Түбән Кама Нефтехим" ААҖнең коммерция буенча генераль директоры урынбасары Евгений Цыганов 5 нче баскычта урнашты.
Ниһаять, химия сәнәгатендә финанс директорлары арасында "Түбән Кама Нефтехим" финанс идарәсе башлыгы Илдар Гайнетдинов 3 нче урынны алды.
Бүген "Казан Экспо" ХКҮ мәйданчыгында, Илһам Шакиров исемендәге залда Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналар узды.
Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов һәм башкалар катнашты.
15 февраль - 120 ел элек Оренбург өлкәсендә туган бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең туган көне (1906-1944). Бүген Татарстанда һәм илнең башка төбәкләрендә шагыйрьнең 120 еллыгына багышланган тантаналы чаралар уза.
Бүген иртән Казан Кремле диварлары янындагы 1 Май мәйданында Муса Җәлил һәйкәле итәгенә чәчәкләр салынды.