24 сентябрь көнне ТР Дәүләт Советының дүртенче чакырылыштагы бишенче утырышында Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин депутатлар алдында торган бурычларга тукталды. Аның сүзләренчә, икътисад һәм социаль мәсьәләләр белән бәйле закон проектлары парламент өчен бик әһәмиятле булып тора.
Парламент башлыгы депутатларның игътибарын РФ Президенты Дмитрий Медведевның "Россия, алга!" мәкаләсенә юнәлтеп, анда ил икътисадын яңартып кору, инновацион үсешкә басым ясаганлык турында ассызыклап үтте. Билгеле булганча, Татарстан күп еллар дәвамында инновацион үсешкә йөз тота. Нефть һәм газ тармагы яңартып корыла, "Алабуга" махсус икътисади зонасы, инновацион парклар эшләп килә.
Бүген Ф. Мөхәммәтшин үз чыгышында шулай ук икътисадны кризистан соңгы чорда аякка бастыру, бу процессны законнар һәм норматив-хокукый актлар белән тәэмин итү мәсьәләсенә тукталды. Хәзерге вакытта нефтькә бәяләрнең тибрәлүе кризисның бетүе турында аңлатмый, диде ул.
Бүген Казанда, Җиңү паркында Дан Мемориалы колоннадасының Мәңгелек утына чәчәкләр салу тантанасы булды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советының мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Хакимият ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм башкалар катнашты.