Өч метрлы мәче!

2009 елның 25 сентябре, җомга
Казанның танылган скульпторы Игорь Башмаков чираттагы эшен төгәлләп килә. Озакламый Казан үзәгендә (Бауман һәм Муса Җәлил урамнары чаты) Казан мәчесе мәңгеләштереләчәк. И.Башмаков башкалабыз үзәгендә – (Боҗрада) сәгать, "Бауман урамында – "Су анасы" һәм "Бакалар" фонтаннары, иске ипподром капкасы төбендәге очып баручы Тулпар ат, Раифа манараларының берсендәге фәрештә авторы буларак мәгълүм.

Игорь Башмаков "Татар-информ" агентлыгына хәбәр иткәнчә, дүшәмбегә 3 метр биеклектә һәм 2,8 метр киңлектәге мәче сыны инде әзер булачак. Димәк, тиздән "Казан" кунакханәсе янында аның ачылышын көтәргә мөмкин, дигән сүз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International